Әлмәттә өч мәктәп карантинга ябылган
Шәһәрдә ОРВИ белән авыручыларның кискен артуы күзәтелә.
Узган атнада 1755 очрак теркәлгән, аннан алдагы атна белән чагыштырганда 757 гә күбрәк. Роспотребнадзор территориаль бүлеге начальнигы урынбасары Ирина Хәйруллина сүзләренә караганда, бездә 4 сезонлы грипп очрагы ачыкланган, алар Казанда лабораториядә расланган. Авыруга иң нык бирешүчеләр - балалар. Бүген 15, 18 нче һәм Урсалы мәктәпләре карантинга ябылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа