Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә өч кешегә бер автомобиль туры килә: бу яхшымы, әллә начармы?

Әлмәт автомобильләр белән тәэмин ителеш буенча алдагы урыннарда бара. Районда бер мең кешегә 300 берәмлек транспорт чарасы туры килә.

Машиналы булу бүген зиннәтлелек, байлык билгесе түгел, ә бәлки тормыш итү өчен кирәкле, ихтыяҗ зур булган нәрсә. Кирәк җиреңә утырдың да чыгып киттең яисә кибеттән, гараждан әйбер ташыганда кемгәдер ялынасы, өстәп акча түгәсе юк. Хатын-кызларның да руль артына утыруларына ияләшеп беттек. Әниләр балаларын бакчага, мәктәпкә, төрле түгәрәкләргә йөртә. Җәмәгать транспортын көтеп торырга кирәкми. Үзләре машина йөрткәч, күпме вакыт экономияләнә. Гаиләләрендә 16 "тәгәрмәч" булганнар да бар - әти-әнисе дә, улы-кызы да шушы бәхеткә ия. Һәм бу машиналарның барысы да төнгә гадәттә ишегалдында, урамда калдырыла.

Һәркемнең үз машинасы булу әйбәт күренеш, әлбәттә. Әмма икенче яктан караганда ул транспорт агымының артуына китерә. Бигрәк тә үзәк урамнардан җиңел генә узармын димә. Юл кырыйларында, ишегалларында калдырган транспорт урамнарны җыярга комачаулый. Юлчылар белән бергә янгын сүндерүчеләр, ашыгыч медицина ярдәме күрсәтүчеләр дә чаң суга - чакыру булган урынга квартал эчләреннән тоткарлыксыз бару кыенлашканнан-кыенлаша бара, чөнки теләсә ничек һәм теләсә кая куелган машиналар комачаулык итә. Бу уңайдан әледән-әле рейдлар оештырыла, проблеманы чишү юлларын эзләп киңәшмәләр уздырыла. Дүшәмбе көнне дә башкарма комитетта шушы хакта сүз булды. Район башлыгы бер атна элек тиешле служба җитәкчеләренә үз тәкъдимнәрен әзерләргә әйткән булган. Башкарма комитетның төзелеш, элемтә, транспорт һәм юл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Альберт Йосыпов Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама шәһәрләрендә юл кырыенда калдырылган машиналарның юл хәрәкәте кагыйдәсе бозылган очракта, шоферларның хәмер кулланганлыгы ачыкланганда, техник күзәтү булмаганда, юл-транспорт вакыйгалары күзәтелгәндә генә ЮХИДИ инспекторы катнашында эвакуацияләнүен әйтте. Башкарма комитет тарафыннан торак йортлар янында калдырылган транспорт чарасының кемнеке икәнлеген ачыклап, территорияне җыюда комачау итү сәбәпле, хуҗаларына машиналарын алуларын әйтеп хат җибәрелә. Түбән Камада территорияне җыештырырга кирәк булган очракта автотранспортны вакытлыча кую тыелу турындагы махсус щит урнаштырыла икән.

Әлмәттә дә юл кырыйларында машина калдыру буенча норматив-хокукый актлар бар. Мисал өчен, башкарма комитетның махсус карары нигезендә кичке сәгать 10 нан иртәнге 6га кадәр машиналарны гомуми кулланылыштагы автомобиль юлларында, шулай ук күпкатлы торак йортлар территорияләрендә калдыру тыела. Ленин, Герцен, Фәхретдин, Шевченко, Совет урамнарында 13 тән 24 сәгатькә кадәр так, 24 тән 13 сәгатькә кадәр җөп якта гына машина куеп торырга рөхсәт ителә. Шуңа охшашлы карар Фәхретдиннән Пугачев урамына кадәрге Тельман урамы участогына карата да чыгарылган. Альберт Йосыпов әлеге таләпләрнең һәрвакытта да үтәлмәвен искәртте.

Моннан тыш шәһәрне төзекләндерү кагыйдәсе нигезендә транспорт чараларын балалар мәйданчыкларына, газоннарга, тротуарларга кую тыела. Ишегалдындагы машиналар территорияләрне җыярга комачаулык итәргә тиеш түгел. Машина хуҗалары бу кагыйдәне дә "5"легә белми. "2"ле алучылары да байтак арада. Ә йортларда яшәүчеләр зарлана. "Халык контроле"нә транспорт калдыру белән бәйле гыйнварда 6 шикаять керсә, 10 февральгә ул 7 булган. Кешеләр машиналарның ишегалларын чистартуда комачау итүеннән һәм еллар буе алынмый торган "автохлам"нан зарланган. Район башлыгы Мәҗит Салихов тиешле карар-кагыйдәләрне үтәмәүчеләрне закон нигезендә административ җаваплылыкка тарту кирәклегенә күрсәтте.

Тиздән шәһәр урамнары, ишегаллары мондый иске машиналардан арыныр, ахрысы. "Дорсигнал" җәмгыяте җитәкчелеге үзләрендә территория барлыгын әйтеп, машиналарны эвакуацияләп, бирегә китерергә мөмкин булуын хәбәр итте. Киңәшмәдә әлеге сорауның өйрәнеләчәге билгеләп үтелде. Бу җәһәттән - машиналар һәм мәҗбүри эвакуацияләнгән транспортны кую өчен шәһәр службасы төзү турында сүз күптәннән бара иде инде.

Ирина Апачаева

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса