Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә бәйрәмнәр күчерелмәячәк

Бүген Дәүләт Советында "Татарстан Республикасында бәйрәм көннәр һәм истәлекле даталар турында"гы законга үзгәрешләр каралды. Депутатлар законнан ял көннәре республика бәйрәмнәре белән туры килгән очракта аны башка көнгә күчерү турындагы норманы гамәлдән алырга карар итте.

Искә төшереп узабыз, бүген без Россиянең башка төбәгендә яшәүчеләргә караганда елына дүрт көнгә артыграк ял итәбез. Закон беренче укылышта ук кабул ителде. Закон проекты икенче һәм өченче укылышны узганнан соң Татарстан Президенты тарафыннан имзаланачак. Шуннан соң без бәйрәм шимбә яки якшәмбегә туры килгән очракта да бер генә көн ял итәчәкбез.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса