Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә быелгы февраль аенда мигрантлар азрак теркәлгән

Әлмәттә ике ай эчендә миграция исәбенә 844 чит ил гражданы куелган.

Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 72 кешегә азрак. 82 кеше исәптә тору срогын озайткан. Районда яшәүче чит ил гражданнарының 520 се вакытлыча теркәлгән. Ике ай эчендә миграция исәбенә куелган чит ил гражданнарына 338 патент һәм эшләү өчен бер рөхсәт оформить ителгән.
Федераль миграция службасы идарәсенең Әлмәт районындагы бүлеге начальнигы Илдар Гобәев сүзләренә караганда, безнең район территориясендә булган мигрантларның күпчелеген һаман да СНГ гражданнары тәшкил итә. Аларның илгә килүенең төп максаты булып беренче урында эшкә урнашу тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250