Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә бурычлыларга каршы көрәш дәвам итә

Узган ел азагында суд приставларының Әлмәт бүлеге тарафыннан уздырылган рейдларда бурычы булган кырыклап кеше ачыкланган.

Рейдлар "Юл приставы" программа комплексы кулланып уздырылды. Урында ук 45 меңнән артык бурыч кайтарылды. Шуның 10 мең сумы ЮХИДИ салган штрафлар. 3 транспорт чарасына арест салынган. Суд приставларының район бүлеге хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта аларны бурычны түләтү максатыннан сатуга тапшыру турында сорау хәл ителә. Узган ел бүлектә административ хокук бозулар өчен салынган штрафларны түләтү турында 40,5 миллион сумнан артыклык барлыгы 20327 эш булган. Әлеге сумманың 7,5 миллион сумнан артыгы кайтарылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250