Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты әгъзалары катнашында методик семинар узды

Балалар бакчасыннан алып югары уку йортына хәтле ана телендә белем-тәрбия алган баланың туган телгә карашы һәм аң-белемгә омтылышы зуррак була.

Баланың дуслары, өлкәннәр белән үз-үзен тотышы, әйләнә-тирәгә, дөньяга карашы, туган иленә, туган теленә мөнәсәбәте нәкъ менә гаиләдә формалаша башлый һәм мәктәптә дәвам итә. Бу турыда Әлмәттә дә фикер алыштылар.

"Гуманистик этнокультура традицияләре һәм тәрбияви процесс" - 16 декабрьдә Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институтында районның татар теле укытучылары, балалар бакчалары тәрбиячеләре, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты аппараты әгъзалары катнашында булып узган методик семинарның темасы әнә шундый иде.

- Безгә теләсә кайсы вакытта мөрәҗәгать итә аласыз. Үз бюджетыбыз юк, әмма ярдәм итәргә без һәрвакытта да әзер, - дип сүз алды Бөтендөнья татар конгрессының Әлмәт оешмасы җитәкчесе, Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты ректоры Ильяс Салахов. - Институт белән төрле чараларда актив катнашабыз. Күптән түгел генә ТНВ каналында "Җырлыйк әле" тапшыруында булып кайттык. Менә хәзер "Башваткыч" тапшыруына барырга җыенабыз. Киләчәктә мәктәпләрне дә шулай күрсәтергә уйлыйбыз. Чөнки мондый чараларның балаларга стимул биргәнен беләм. Руслар белән чагыштырганда безгә икеләтә тырышырга туры килә, чөнки без күбрәк тәрҗемә итәбез. Без - уңган халык. Балаларыбызны 2 телдә дә тәрбияләп, 2 телдә дә белем бирсәк, алар һичшиксез үз урыннарын табарлар.

Семинарда катнашучылар татарлар, аларның үткәне, бүгенгесе, киләчәге, милли мәгариф мәсьәләләрен күтәрделәр.

- Татарча белмәгән кеше татар телен күтәрә алмый. Үз туган телен хөрмәт итмәгән кеше башка культурага хезмәт итә. Телен оныткан халыкны җиңүе җиңелрәк. Андый халык белән теләсә кем идарә итә ала, - ди Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе киңәшчесе Марат Лотфуллин. - Иң зур проблемаларның берсе: балалар туган телдә имтихан тапшыра алмый. Европада туган телдә имтихан бирмәгән кеше туган телен белмәүче санала. Ул иң грамотасыз булып исәпләнә. Хәзерге заманда татарлар да грамотасыз, чөнки аларның 90 % ы үз телендә укый-яза алмый.

Аның фикеренчә, башлангыч сыйныфларда бала татарча укымый икән, ул туган телендә атамаларны да белмәячәк. Дәресләрдә аларны сүз белән түгел, ә предметлар белән аңлату отышлырак булуы көн кебек ачык. Аннан соң дәрестә генә татарча сөйләшергә өйрәтеп булмый, бала гаиләдә дә туган телдә сөйләшергә тиеш.

- Укытучы үзе ким дигәндә 3 тел белергә тиеш. Әлмәттә андый лицей бар. Менә мондый белем йортлары - безнең мәгарифнең киләчәге. Әлбәттә, балалар русча да белергә тиеш, әмма туган телне белмәү хисабына түгел, - дип тәмамлады сүзен башкала кунагы.

Аңа җавап итеп район башлыгы урынбасары, район Советы рәисе урынбасары Наҗия Хәйдәрова укучыларның татар теле буенча республика олимпиадаларында катнашуын, Риза Фәхреддин эшчәнлеген фәнни өйрәнүләрен җиткерде.

- Милли мәсьәләне хәл итүне әзерлекле, тәҗрибәле укытучыларга тапшырсак, тагын да зуррак уңышларга ирешә алыр идек, - диде ул.

Семинарда фикер алышулар болар белән генә чикләнмәде. Ата-аналар белән заманча эш алып бару, татар теле дәресләренең сәгатьләре кыскартылу, татар гимназияләренең кимүе һәм башка бик күп проблемалар чишелеш көтә.

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының Татарстандагы татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү бүлеге мөдире Данис Шакиров конгресс эшчәнлеге белән дә таныштырды. Аның бөтен дөньяда 400 гә якын, республикада 45 оешмасы бар.

Роза СӘХБЕТДИНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250