Әлмәттә бию буенча флешмоб
Атна башында "Панорама" сәүдә-күңел ачу үзәгендә «Alma Salsera» бию студиясе егетләре-кызлары "Бушидо" фитнес-үзәге, "Панорама" сәүдә үзәге белән берлектә бию флешмобы оештырды.
Дәртле биюләр очраклы тамашачыларны да битараф калдырмады. Парлы латин-американ биюләре күпләр өчен чын тамаша булды. «Alma Salsera» студиясе сентябрьдә өлкәннәр өчен дә парлы бию төркеме ачарга җыена.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа