Әлмәт таңнары

Әлмәттә бәхетле булуның серен чиштеләр

Бәхетле булыр өчен ни эшләргә кирәк соң?

62 ел бергә гомер кичерүче Магановлар гаиләсе бәхетле һәм парлы гомер кичерер өчен иң элек ир белән хатын арасында ихласлык һәм тугрылык булырга тиеш дип саный. Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәйруллин Өлфәт абый һәм Роза апага "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медален тапшырды.

- Сезнең күрсәтә алырдай иң зур горурлыгыгыз - ул сезнең тәрбияле балаларыгыз. Матур гомер кичереп сез үзегезне генә түгел, ә безне дә сөендерәсез. Яшьләргә өлге булып торасыз, - диде район җитәкчесе озын гомер кичергән парларга.

Өлфәт абыйның нәселе нефтьчеләр даирәсе арасында яхшы таныш. Үзе ул тыл хезмәтчәне, СССР, РФ, ТР ветераны, Ягулык энергетикасы министрлыгының мактаулы нефтьчесе, ТАССРның атказанган нефтьчесе.

Роза апа исә укытучы кеше. Хезмәт ветераны гомер буе мәктәптә мөгаллимә булган. Балалары Равил һәм Наил дә әтиләре юлыннан китеп, аның кебек мәртәбәле нефтьче исемен яулаган. Аларның гаиләсе турында тулырак сез "Әлмәт таңнары" газетасында укый алырсыз.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: