Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә беренче эзләнү конференциясе булды

Бүген калабызда "Әлмәт үсеш узелы: транспорт, киңлек, бизнес, мәгариф" исеме астында беренче эзләнү конференциясе булып узды.

Әлмәткә җитди сөйләшүгә Азнакай, Бөгелмә, Лениногорск, Ютазы, Баулы, Чирмешән районнарыннан җирле үзидарә органнары вәкилләре җыелды. Конференциядә Татарстанның икътисад министры урынбасары Айрат Шәмисев тә катнашты. Ул үзенең чыгышында Әлмәт төбәгенең республиканың социаль-икътисади үсешендә зур роль уйнавын билгеләп үтте, Татарстанның озак вакытка исәпләнгән үсеш стратегиясен формалаштыруда һәр район вәкиленең катнаша алуын искәртте. Профессор, икътисади фәннәр докторы, "МЦСЭИ" "Леонтьевский центр" ЯАҖ каршындагы стартегик планлаштыру буенча ресурс үзәге директоры Борис Жихарев проектның әһәмияте турында сүз алып барды. Конференциядә катнашучылар биш төркемгә бүленделәр. 1,5 сәгать дәвамында төркемнәрдә экспресс-чишелешләр һәм аларны тәкъдирләү әзерләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса