Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә бер оешма таләпләрне бозган. Бу кешеләр сәламәтлеге өчен куркыныч

ТР буенча Россельхознадзор идарәсенең дәүләт ветеринария күзәтчелеге бүлеге белгечләре Әлмәтнең бер җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә планлы тикшерү үткәргән вакытта ветеринария-санитария кагыйдәләрен бозуга тап булган.

Атап әйткәндә, бирегә китерелүче терлекчелек продукциясенә тиешле документлар булмаганлыгын ачыклаган. Ә бу әлеге товарның чыгышын, сыйфатын, куркынычсызлыгын билгеләү мөмкинлеген чикли. Продукциянең кайдан китерелгәнлеге дә билгесез. Санап үтелгән хилафлыклар йогышлы авырулар таралу сәбәбе булырга да мөмкин.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча «Сакура» ҖЧҖгә карата административ хокук бозу турында беркетмә төзелгән. Шулай ук ачыкланган хилафлыкларны бетерүне идарәнең дәүләт инспекторлары үз контроленә алган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса