Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә бер ир фатирында киндер үстергән

Әлмәттә «Мәк-2015» операциясе дәвам итә. Аның барышында полиция бүлеге хезмәткәрләре Әлмәттә яшәүче, элек хөкем ителгәне булган 37 яшьлек бер ирнең фатирында составында наркотик булган үсемлекләр - киндер үсә торган махсус бүлмәгә тап булалар.

Өстәвенә бүлмәгә керү юлы шкаф кебек итеп «яшерелгән» булган. Ир үсемлекләрне үзе өчен үстерүен, орлыкны Интернеттагы белдерү аша сатып алуын, инде икенче тапкыр уңыш алырга җыенуын әйткән.

Полицейскийлар 15 куак киндер, 16 тамыр белән сабакны юк иткәннәр, үсемлекләрне игү өчен кирәкле әйберләрне тартып алганнар.

Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган. Ир өйдән чыгып йөрергә ярамавы турында кисәтелгән. Тикшерү бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса