Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә бер ир-атның банк картасыннан 230 мең сум акчасын урлаганнар

31 яшьлек әлмәтле хастаханәдә ятучы дустының хәлен белергә бара, анда аның дуслары белән таныша.

Танышлар күңел ачарга фатирга китәләр. Алар спиртлы эчемлекләр эчәләр һәм шунда ук кунарга да калалар. Иртән 31 яшьлек ир-ат үзенең документлары һәм банк картасы салынган сумкасын таба алмый.

Өенә кайткач, аңа таныш түгел бер кеше документлар салынган сумкасын китереп бирә. Әмма сумкада банк картасы булмый. Ул тиз арада банк белән эленмтәгә керә. Үзенең картасында инде акча калмаган икәнен белә. Җинаятьчеләр зыян күрүченең акчасын кыйммәтле гаджетлар, сәгать алу өчен тотканнар.

Тикшерү барышында 2 шикле кеше ачыкланган. Җинаять эшенә бер кибеттә төшерелгән видеоязма да беркетелгән. Анда шик астына эләккән кешеләрнең кибеттә әйбер сатып алган моментлары эләккән. Аларның Сарман районыннан булулары ачыкланган. Икесе дә инде берничә тапкыр хөкемгә тартылган булган. Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара, гаеплеләрне эзләү дәвам итә, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт бүлеге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250