Әлмәт таңнары

Әлмәттә бер ир-ат үзенең кунагын үтергәнче кыйнаган

23 июнь көнне полициянең дежур бүлегенә бер ир-ат шалтырата һәм үзенең фатирында күршедә яшәүче хатын-кыз гәүдәсе ятканлыгын хәбәр итә.

Җинаять урынына барган полиция хезмәткәрләре 53 яшьлек хатын-кызның үтерелгән гәүдәсен табалар. Фатир хуҗасы өенә кайткач, аш бүлмәсендә күршесенең гәүдәсен табуын әйтә. Башта тикшерүчеләрнең сорауларына ачык җавап бирсә дә, яңадан ул бутала башлый. Үтерүченең фатир хуҗасы икәнлеге ачыклана. Хәзерге вакытта әлеге җинаять буенча тикшерү эше бара.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: