Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә бер ир-ат 11 кешене пропискага керткән

22 сеннән 31 августка кадәр "Легаль булмаган мигрант" операциясе барган иде. Аның барышында полиция хезмәткәрләре шәһәрдә һәм райондагы чит ил гражданнарын һәм аларның хезмәтләреннән файдаланучы эш бирүчеләрне тикшерде.

Республика буенча 536 эш бирүче һәм 1809 тору урыны тикшерелгән. Полиция бу чорда законсыз миграцияне оештыру очрашы буенча алты җинаять ачыклаган. Алар буенча җинаять эше кузгатылган. Әлмәттә дә мондый очраклар күзәтелгән. ТР Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Шевченко урамында яшәүче 36 яшьлек бер ир-ат фатирына 11 чит ил гражданын теркәгән.
Илебезгә килү һәм яшәү режимын бозган өчен 870 чит ил гражданы җаваплылыкка тартылган. Шулай ук чит ил кешеләрен эшкә җәлеп итү кагыйдәләрен бозган өчен 41 җитәкче җәзага тартылган. Миграция закончалыгын бозучыларга барлыгы 2 миллион сум тирәсе штраф салынган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса