Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә бер инженерның язмышын суд хәл итә

Әлмәт шәһәре прокуратурасы җинаять эше буенча гаепләү заключениесен әзерләп, эшне карау өчен судка тапшырган.

«Бурение» ҖЧҖнең җиһазларны эксплуатацияләү буенча Әлмәт участогының әйдәүче инженеры 46 яшьлек Сергей Якушев хезмәт урыныннан явыз ният белән файдаланып, август аенда производствода кулланылучы товар-матди кыйммәтләргә кул сузган - цех территориясеннән 2 мең 405 сумлык корыч табаклар урлап чыккан.

Тикшерү барышында хәзер инде элекке инженер гаебен тулысынча таныган һәм зыянны кайтарган. Аның язмышын Әлмәт суды хәл итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса