Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә “Бер, ике, өч, дүрт, биш - ишегалдына уйнарга чык!” дигән акция уза

Әлмәтнең хатын-кызлар берлеге балаларны урамга, саф һавада уйнарга җәлеп итү максатында массакүләм акция башлады.

Бер ай дәвамында әлеге акция шәһәр һәм бистәләр ишегалларында узачак.

"Бер, ике, өч, дүрт, биш - ишегалдына уйнарга чык!" дигән акциягә шәһәрдәге 25 нче мәктәптә старт бирелде. Әлмәт дәүләт нефть институты волонтерлары балалар белән төрле хәрәкәтле уеннар оештырды. Мизгел эчендә "кайнар бәрәңге", "сызыклы", "үрдәк атыш" кебек һәркем ярата торган уеннар балаларны оештыручылар тирәсенә туплады. Тик соңгы вакытта малайлар һәм кызлар урамда уйнау урынына, күп вакытларын телевизор һәм компьютер артында уздыра. Балаларны яклау көне алдыннан өлкәннәр шушы проблемага игътибар җәлеп итәргә ниятләгәннәр дә.

Әлмәт хатын-кызлары берлеге җитәкчесе Гүзәл Еремеева сүзләренчә, әлеге чараны уздыру тәкъдимен "Рухият" фонды директоры Флера Шәйхетдинова әйткән. Башлангычны хатын-кызлар советы шундук күтәреп тә алган.

Акцияне уздыруга югары һәм махсус уку йортлары студентлары, яшүсмерләр клублары вәкилләре җәлеп ителә. Волонтерлар халыкка акция турында мәгълүмат язылган листовкалар тарата, балаларны уенга чакыра. Шәһәрдән тыш бу акцияне Түбән Мактама бистәсендә дә оештырырга телиләр.

- Акциянең максаты - өлкәннәргә һәм балаларга яхшы таныш, ләкин онытыла баручы күмәк уеннарны искә төшерү, - ди урынлы һәм вакытлы тәкъдим белән чыккан Флера Шәйхетдинова. Аның фикеренчә, акция узганнан соң да ата-аналар балалары белән бергә вакытларын сәламәтлек өчен файдалы уздырырга тиеш. Чараның көтелгән нәтиҗәсе шундый.

Бу - Әлмәт хатын-кызлары берлегенең балаларны һәм аналарны яклауга багышланган беренче генә чарасы түгел. Былтыр "Ак кораб" дип аталган акция оештырып, алар балалар хастаханәсендәге яңа туган әлмәтлеләр өчен бассейнны төзекләндерүгә ярдәм иткәннәр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса