Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә бер хатын белән ир-ат кибеткә һөҗүм иткән

Алар Дорожная урамында урнашкан кибеткә битләренә маска киеп һөҗүм итәләр.

Сатучы кыз көндезге 12 сәгатьләр тирәсендә битлек-шапка кигән ике билгесез кешенең пычак белән янап аны бәйләүләрен һәм берничә шешә исерткеч эчемлек, сигаретлар һәм кассадан 6000 сум акча урлауларын сөйли. Полиция каракларның эченә төшә. Алар элек тә хөкем ителгәннәр - 38 яшьлек бөгелмәле һәм Бута авылында яшәүче 37 яшьлек ир-ат булып чыга. Вакыйга 11 февральдә була. Ә җинаятьчеләр кичә кулга алына. Урланган әйберләрнең бер өлеше кире алына. Аларга карата җинаять эше кузгатылды, дип хәбәр итә ЭЭМ матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса