Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә бер атнада өч янгын чыккан

Узган атнада шәһәрдә һәм районда өч янгын очрагы теркәлгән.

20 гыйнварда ДОСААФ районындагы Невский урамындагы котельный бинасы һәм йорт түбәсенә ут каба. Янгында 1931 елгы хатын-кыз зыян күрә. Сөрем газы белән агуланган әлеге пенсионерны шифаханәгә китерәләр. Янгын электрүткәргечендәге кыска ялганыш нәтиҗәсендә чыккан дип фаразлана.

23 гыйнварда Тихоновкада Речная урамындагы бер шәхси йортның түбәсе һәм эчтә стенасы яна. Биредә дә сәбәп шул ук - электрүткәргечендәге кыска ялганыш.

Шимбә көнне янгын Илтән-Бута авылында бер мунчада чыга. Ялкын 20 квадрат метр түбәне юк итә. Бу юлы янгын мичнең артык кызуы аркасында килеп чыккан дип хәбәр итә Татарстан Республикасы буенча янгынга каршы федераль службаның 11 нче отряды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250