Әлмәттә балаларга хокукый ярдәм көне узачак
20 ноябрьдә республикада балаларга хокукый ярдәм көне оештырыла.
Әлеге чарада балалар һәм аларның ата-аналары, ятимнәр һәм авыр тормыш шартларында калган балалар төрле ведомстволардан өстәмә консультацияләр алалачак. Шул исәптән сорауларга хокук органнары да җавап бирәчәк.
Әлмәттә блаларга хокукый ярдәм көне Клара Цеткин урамындагы "Әлмәт балалар йорты"нда һәм коррекция интернат-мәктәбендә (Гафиятуллина урамы,26А) планлаштырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа