Әлмәттә балалар көне билгеләп үтелде
1 июнь - Балаларны халыкара яклау көне уңаеннан шәһәр паркында бәйрәм оештырылды.
Балалар һәм үсмерләр барлык чараларда да актив катнашты. Шушында ук мәшгульлек үзәге, мәгариф идарәсе һәм хатын-кызлар берлеге тарафыннан оештырылган "Мин һөнәр сайлыйм" бәйгесе җиңүчеләренең исемнәре игълан ителде. Сәхнәгә барлыгы 51 бала күтәрелде. Жанрлар буенча Әмир Гыйниятуллин, Камилла Акчурина, Алия Сабитова һәм Фанил Фәтхуллин табылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа