Әлмәттә балалар китабы атналыгы уздырыла
Атналык 24-30 март көннәрендә узачак. Гадәттә мондый акция мәктәпләрдә язгы каникуллар башлангач уздырыла.
"Китапның туган көне" дигән балалар китабы бәйрәме беренче тапкыр балалар язучысы Лев Кассиль инициативасы буенча сугыш барган көннәрдә - 1943 елның 26 мартында Мәскәүдә Союзлар йортының Колонналы залында уздырыла. Быел әлеге акция 71 нче тапкыр уздырыла!
Атна дәвамында район һәм шәһәр китапханәләрендә килүчеләрне бик күп кызыклы нәрсәләр: иҗади очрашулар, яңа әсәрләр белән танышулар, китаплар дөньясына мавыктыргыч сәяхәтләр көтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа