Әлмәттә балалар бакчалары тәрбиячеләре арасында КВН булды
Бу чара педагогик коллективлар арасында иҗади бәйләнешләр урнаштыру, юл-транспортта хәвефле хәлләрне кисәтү максатында оештырылды.
КВН алты конкурстан торды. Беренче урынга 45нче балалар бакчасының "Автоледи" командасы чыкты, 2нче урында - 53нче бакчаның "Юл дозоры" командасы.
ЮХИДИ инспекторы Артем Михеев шәһәрдә һәм районда юл-транспорт вакыйгалары проблемасы белән таныштырды, юлларда игътибарлырак һәм җаваплырак булырга чакырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа