Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә балалар арасында Коръән укучылар бәйгесе үтте

9нчы март көнне Әлмәт шәһәренең Р.Фәхреддин исемендәге үзәк мәчетендә 4 яшьтән алып 16 яшькә кадәр балалар арасында Коръән укучылар бәйгесе үтте.

Балалар арасында Коръән укучылар бәйгесен Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәтенең Әлмәт районы һәм шәһәре мөхтәсибәте оештырды. Чараны Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов ачып җибәрде, ул Коръәнне укуның һәм ятлауның әһәмиятен ассызыклады.
Бәйгедә Әлмәт, Сарман һәм Түбән Кама районы балалары катнашты. Бәйге 4 номинация буенча үтте: Коръәннең 1 нче җүзенең яртысын, "Гаммә" җүзен, "Гаммә" һәм "Тәбәрәк" җүзләрен, Коръәннең 3 җүзен тәҗвид белән яттан уку. Коръәнне тәҗвид белән яттан уку шарт булып торды.
Бәйгегә нәтиҗә ясаганда Әлмәт муниципаль районы Башлыгы киңәшчесе Флюс Гарипов катнашучыларны тәбрикләп, әлмәтлеләр өчен әлеге бәйгеләрне ел саен үткәрелүне билгеләп үтте. ТР баш казые урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин мөхтәсибәткә һәм спонсорларга рәхмәтләрен җиткерде. Бәйгедә җиңүчеләр дипломнарга һәм кыйммәтле бүләкләргә лаек булды. Бәйгенең төп бүләге - "Аппак" хуҗалыгы җитәкчесе Э.М.Пукачев тарафыннан бирелгән сарык 9 җүзне яттан белүче Асия Мофлюхуновага насыйп булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса