Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә балалар арасында Коръән укучылар бәйгесе үтәчәк

9нчы март көнне Әлмәт шәһәренең Р.Фәхреддин исемендәге үзәк мәчетендә 4 яшьтән алып 15 яшькә кадәр балалар арасында Коръән укучылар бәйгесе үтәчәк.

Бәйгедә Әлмәт, Азнакай, Сарман, Мөслим, Зәй районы балалары катнашуы көтелә. Бәйге 4 номинация буенча үтәчәк: Коръәннең 1 нче җүзенең яртысын, "Гаммә" җүзен, "Гаммә" һәм "Тәбәрәк" җүзләрен, Коръәннең 3 җүзен тәҗвид белән яттан уку. Бәйгедә РФ гражданнары саналучылар гына катнаша ала. Коръәнне тәҗвид белән яттан уку шарт булып тора. Бер генә номинациядә катнашу каралган. Бәйгедә катнашучының үзе белән туу турында таныклыгы яки паспорты булуы мөһим. Бәйгедә катнашучыларны теркәү 8.00 сәгатьтә, Коръән укучылар бәйгесе 9.00 сәгатьтә башланачак.

Балалар арасында Коръән укучылар бәйгесен Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәтенең Әлмәт районы һәм шәһәре мөхтәсибәте оештыра. Әлмәт мөхтәсибәте адресы: Татарстан Республикасы, Әлмәт шәһәре, Ш.Мәрҗәни урамы, 82А йорты, белешмәләр өчен телефон: (8553) 45-71-45.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса