Әлмәттә бакча йортларында янгын чыкты
Кичә Әлмәттә Базовая урамында урнашкан "Яблочко" бакчачылык ширкәтендә бакча йортына ут каба.
Ялкын күршедәгесенә дә күчә, шулай итеп, ике йорт яна. Әлеге хәлдән ике сәгать узуга Шоссейная урамындагы бакча йортына ут кабуы турында да хәбәр керә. Янгын бу юлы 8 квадрат метрны ялмап ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа