Әлмәттә бакча йортлары яна
Ел башыннан районда 36 янгын чыккан. Шуларның алтысы бакчачылык ширкәтләрендә булган.
Янгын 12 бакча йортын юк иткән. 21 февральдә генә дә "Вишенка" ширкәтендә дүрт йорт янган. Аңа кадәр, ягъни 17 февральдә "Иволга"да өч бакча йортында янгын чыккан. Күзәтчелек эшчәнлеге алып баручы бүлек билгеләп үткәнчә, бакча йортларына нигездә алардан тимердән булган әйберләрне урлау өчен ут төртәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа