Әлмәт таңнары

Әлмәттә авыру балага ярдәм йөзеннән хәйрия акциясе булды

Бәләкәй Умар Зәкине дәвалауга зур суммада акча кирәк.

Реклама

Шул уңайдан Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге шәһәр паркында кеше бәласенә битараф булмаган әлмәтлеләр "Могҗиза булдыруга ярдәм ит!" дигән хәйрия акциясе оештырдылар.

"Знамя труда" гәзите редакциясе игелекле эш башлап йөрүчеләрне яклап чыкты. Бу көнне басманы сатудан кергән бөтен акча баланың әнисенә тапшырылды. Гәзитне сатып алырга теләүчеләр байтак иде. Шәһәр кешеләре саранланып тормадылар, акчаларның авыру баланы дәвалауга тотыласын белгәч, гәзитне үз бәясеннән шактый күбрәк түләп алдылар. Моннан тыш паркка килүчеләргә кул эшләре һәм төрле сувенир продукциясе тәкъдим ителде.

Могҗиза булсын өчен бергәләп булышыйк!

Умарның әнисенә түбәндәге адрес белән мөрәҗәгать итәргә була: vk.com/id30521277.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: