Әлмәт таңнары

Әлмәттә авыл яшьләренең 44 нче кышкы спартакиадасы узды

Узган елгы җиңүләрен искәртеп, авыл яшьләренең 44 нче кышкы спартакиадасы флагын күтәрү хокукы алган кичүлеләр һәм кәшерлеләр үз категорияләрендә быел да пьедесталның беренче баскычына күтәрелде.

Елның-елында беренчелекне кулда тотуга ничек ирешәләр? Кәшер авыл җирлеге башлыгы Лилия Гыйниятуллина билгеләп үткәнчә, коллективының бердәмлеге, спортны яратулары моңа төп сәбәпче.

- Элеккеге башлык үзебезнеке, Кәшернеке иде. Без гел аның йөзенә кызыллык китермәс өчен тырышып эшләдек, яшәдек. Бүген дә шулай дәвам итәбез. Бездә бердәмлек көчле. Спортны яратабыз. Команданың иң яшь спортчысына 18, өлкәненә 56 яшь. Авылда спорт залы юк, ләкин теләк бар, максат билгеле. Шуңа күрә күрше авылларга барып шөгыльләнәбез.

Мәгълүм булганча, 1968 елда авыл яшьләре спартакиадасының беренчесе нәкъ менә Кәшердә уза. Хәзер район тормышында иң күренекле вакыйгаларның берсенә әверелгән әлеге чарада ул вакытта спортның 6 төре буенча көч сынашканнар. Бүген исә авыл яшьләре 14 төрдә көчлеләрне ачыклый. Сентябрь аенда башланган сайлап алу турларында ике мең ярымнан артыграк кеше катнашкан. Бу хакта Миңлебайдагы спорт бәйрәмендә катнашучыларны сәламләвендә район башлыгы Мәҗит Салихов та ассызыклады. Һәм финал ярышларын ачык дип белдереп, ул катнашучыларга уңышлы старт теләде. Район спортчыларын шулай ук РФ Дәүләт Думасы депутаты Ришат Әбүбакиров һәм хуҗа - Миңлебай авыл җирлеге башлыгы Илдар Рәхимов та котлады. Тантанада спортны һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауда фидакарь хезмәт иткәннәрне Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының, муниципаль район Советы һәм башкарма комитетының Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр. Флаг күтәрелеп, спартакиада утын кабызганнан соң (бу мәртәбәгә Миңлебайда милли көрәш буенча тренер Марат Яруллин лаек булды), спортчылар һәм җанатарлар бәйге мәйданнарына юнәлде. Кунакларның бер өлешен кар-буран да тарата алмады. Алар спартакиаданы ачу тантанасы узган мәйданда сәнгать осталары чыгышын карарга тоткарланды.

Миңлебайдагы финал ярышлары спортның алкалы хоккей, волейбол, милли көрәш, шашка, шахмат, гер һәм чаңгы спорты, кул көрәше, футбол, өстәл теннисы һәм аркан тартышу кебек төрләрендә оештырылды. Һәрҗирдә көрәш җитди һәм кызу булды, җанатарлар күп иде. Шундый ук күренеш ипподромны да читләтеп узмады. Бирегә райондашлар гына түгел, күрше Азнакайдан да ат чабышы белән кызыксынучылар килгән иде. Алар арасында җирлектәге "Сар-Эль" ат фермасы хуҗасы Рәзил Сәетов та бар. Чабыш атлары арасында Бөтенроссиянең "Зур Кубогы" хуҗасы, 4 әр тапкыр "Элита" һәм "Дөнья" призларына ия Рангоутны белмәгән кеше юктыр. Нефтьчеләргә аны нәкъ менә Рәзил әфәнде бүләк иткән. Атларга электән килгән мөкиббәнлеге бүген дә сүнмәгән. Ул гына да түгел, чит илләрдән кайтарыла торган нәселле атларга тиңнәрен үрчетү белән мәшгуль ул. Татарстанның "Алтын дага" Кубогын яулаган Гадел кушаматлы чабышкысы колын алып кайтырга җыена икән.

Миңлебайдагы ат ярышында беренчелекне Түбән Мактамадан Илдар Мәхмүров яулады. Халыкның аеруча яраткан икенче спорт төре - милли көрәш буенча абсолют батыр шулай ук Түбән Мактамадан - Марсель Вәлиев. Хоккей буенча Габдрахман командасы I, Миңлебай II урынны яулады. Бишмунча командасы бу юлы өченче баскычка күтәрелде.

Реклама

Гомумкоманда нәтиҗәләре буенча халык саны 800 кешедән ким булган авыллар арасында Кичү авыл җирлеге беренче урынга лаек дип табылды. Икенче урында - Багряж-Никольск, өченчедә - кләмәнтәйлеләр (әлеге команда спартакиада тарихында беренче тапкыр призерлар сафында).

Халык саны 800 кешедән артык булган торак пунктлар арасында I урын - Яңа Кәшердә. II урынны Кәләй командасы яулады. III урынны Миңлебай һәм Түбән Мактама авыл җирлекләре бүлеште.

Киләсе елга юбилей спартакиадасын (45 нче тапкыр оештырылачак) Кичү авылы җирлеге кабул итә. Быелгы ярышларны ябу тантанасында спартакиада флагын авыл җирлеге башлыгы Галина Тумановага тапшырдылар.

Ләйләгөл Минаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: