Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә авыл туризмы үсәрме?

Татарстанда авыл туризмын үстерү турында җитди карарга килделәр. Моның өчен хәзерге вакытта махсус программа эшләнә икән.

Яшьләр оешмалары советы рәисе урынбасары Руфия Мөхәммәдиева белдергәнчә, республикада авыл туризмы әлегедәй проектларны уңышлы гамәлгә куйган Россия төбәкләре һәм чит илләр тәҗрибәсен өйрәнеп, күп милләтлелекне һәм этник үзенчәлекләрне дә исәпкә алып үсәргә тиеш.

Әлеге проблемага багышланган киңәшмәдә катнашучылар фикеренә караганда, моның өчен күпме эшмәкәр урыннарда авыл туризмын үстерергә җыена һәм аларның мөмкинлекләре нидән гыйбарәт булуын ачыклау зарури.

"Татарстанда һәр хуҗалык турында аерым сөйли торган тапшыруларның махсус циклы, камилләшүдән тыш, яңа клиентлар да җәлеп итәргә ярдәм итәр иде", - дип ышана эшмәкәрләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса