Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә авыл хуҗалыгы белгечләре өчен укулар оештырылды

Республиканың Бөгелмә, Әлмәт, Баулы, Аксубай, Нурлат, Әлки муниципаль районнарында хуҗалык җитәкчеләре һәм белгечләре өчен "Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты (ДПО ТИПКА)" укулар оештырды.

Районнардагы укулар өч юнәлеш буенча узды: хуҗалыклар җитәкчеләре, ветеринария табиблары һәм зоотехниклар, агрономнар һәм инженерлар өчен.

Хуҗалыклар җитәкчеләре белән Россиянең ВТОга керү перспективалары, АПКның нәтиҗәле җитештерү факторлары, үсемлекчелек һәм терлекчелек тармакларында энергияне сак тоту технологияләре, 2014 елга субсидияләр бирү шартлары турында фикер алыштылар.

Ветеринария табибларына һәм зоотехникларга терлек азыгы җитештерү проблемалары, авыл хуҗалыгы хайваннарын ашату, хайваннар үрчетү, азык әзерләү технологияләре һ.б.лар турында мәгълүмат бирелде.

Агрономнарга һәм инженерларга үсемлекчелек тармагындагы сакчыл технологияләр, язгы кыр эшләрен үткәрү планнары, туфрак эшкәртү һәм чәчү машиналарына куела торган агротехник таләпләр турында сөйләделәр.

http://agro.tatarstan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса