Әлмәттә автомобильләргә газ салу компрессор станциясе ачылачак
«Газпром» корпорациясе Татарстанда яңа эшчәнлек тармагын үзләштерергә җыена, дип хәбәр итә «Деловой квартал».
2018 ел азагына компания республикада 15 яңа газ салу станциясе ачачак. Шуның берсе Әлмәттә булырга тиеш. Түбән Камада андый станция эшли икән инде. Бу станцияләрдә пропан, бутан белән беррәттән автоягулык сыйфатында табигый газ тәкъдим ителәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа