Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә һава торышы бозылырга мөмкин

Җиһанга кыш аяк баса, җәмәгать! Көтеп алынган кыш.

Синоптиклар 27-29 ноябрьләрдә Татарстанда һава торышының начарлануын яңгыр, кар, бозлавык, буран, көчле җил көтелүен фаразлый.

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе хәбәр итүенчә, бүген көндез яуган яңгыр әкренләп карга әйләнәчәк. Нәтиҗәдә, юлларга кар ятачак, бозлавык хасил булачак, республиканың кайбер районнарында исә томан төшүе дә фаразлана. Һава температурасына килгәндә, Әлмәттә төнлә +1 грас булуы көтелә, ә менә иртәгә, 28 ноябрьдә 6 градуска кадәр суытачак. 28 һәм 29 ноябрь көннәрендә дә вакыт-вакыт кар яугалап алырга тиеш, буран, көньяк-көнбатыштан исә секундына 15-18 метрга кадәр җитә торган көчле җил булуы да көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250