Әлмәттә атна азагына юеш кар көтәргәме?!
Кызу һава торышы китергән антициклон Татарстаннан китеп бара диләр. Чыннан да, бүген иртәннән үк көн салкынча. Температура көн дәвамында 12-17 градустан да күтәрелмәячәк.
1-4 октябрь көннәрендә Татарстанда төньяк атлантик циклон йогынтысы көтелә. Вакыты белән яңгырлар, хәтта юеш кар булырга да мөмкин.
Төннәрен температура 2-8 градус, ә көндезләрен 8-14 булачак. Атна азагында җилнең көчәюе дә көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа