Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә ана капиталын дөрес файдаланмаучы гаилә ачыкланды

Әлмәт шәһәре прокуратурасы «Торак» федераль максатчан программасын тормышка ашыру кысаларында кешеләрнең ана капиталына дәүләт сертификаты акчаларын тоту белән бәйле законнарны ничек үтәвен дә тикшергән.

Тикшерү материалларыннан күренгәнчә, Г. лар гаиләсе 2014 елда туган икенче балаларына ана капиталына дәүләт сертификаты алган булган.

Шул ук елның 12 декабрендә гаилә 61,9 квадрат метрлы фатир сатып алу турында килешү төзегән һәм бу вакытта ана капиталы акчаларыннан файдаланган. Ләкин гамәлдәге законнарны бозып, әлеге фатирны гаиләдәге ата-ананың гына шәхси милке итеп теркәгәннәр. Шуның белән балигъ булмаган яшьтәге - 2012 елгы һәм 2014 елгы балаларының хокуклары бозылуга юл куелган.
Прокурор гаделлек эзләп судка мөрәҗәгать итә һәм Г. лар гаиләсен сатып алынган фатирны балаларга да өлеш чыгарып яңадан теркәргә мәҗбүр итүләрен таләп итә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса