Әлмәттә җан башына дарулар куллану арткан
Татарстанда җан башына дарулар куллану арткан. Республиканың бер яшәүчесенә 2013 елда кулланылган даруларның суммасы 5687 сумны тәшкил итте, дип хәбәр итте бүген ТР фармацевтика хезмәтенең 2013 елдагы эшенең йомгаклары һәм 2014 елга бурычлары буенча республика киңәшмәсендә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева.
Җан башына уртача дарулар куллануның үсеше ТРның Норлат, Балтач, Бөгелмә, Әлмәт, Чүпрәле һәм Зəй районнарында, шулай ук Казанда билгеләнгән. Әлмәттәге һәм Татарстан башкаласындагы күрсәткечләр республиканың уртача күрсәткечләреннән югарырак.
Шуның белән бергә Ф.Яркәева, җан башына уртача дару чараларын куллану авырулар санының артуын өлешчә генә күрсәтә дип билгеләде. «Дару чараларын куллану - бу фармацевтика базары үсешенең цивилизацияле күрсәткече. Без даруларны куллану дәрәҗәсе буенча Европаның уртача күрсәткечләренә кадәр җитмибез әле, аерым илләрдә ул югарырак», - дип билгеләде ул.
http://minzdrav.tatarstan.ru/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа