Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә алкогольле эчемлекне чикле вакытта да саталар

Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләре май аенда алкогольле эчемлекләр сату вакыты бозылган сигез факт ачыкладылар.

Сатучылар кагыйдәләрне бозып нигездә сыра белән сәүдә итә. Мәсәлән, аракы һәм сыра сатканда тоткарланган сатучы моны эш хакларының сатылган эчемлек күләменнән торуы белән аңлатты. Шушы ук кибеттә апрель аенда да мондый күренеш күзәтелгән иде. Бер кибетнең директоры 55 мең сумлык административ штрафка тартылды. Акчаны түләсәләр дә, директор да, кибетче дә сабак алмаган, күрәсең. Хәзерге вакытта урындагы һәм юридик затка карата административ беркетмә төзелгән.
Казахстанда җитештерелгән тиешле үрнәге булмаган алкоголь продукция ташуның да биш факты ачыкланган. Нәтиҗәдә 3 мең литр эчемлек тартып алынган. Шулай ук азык-төлекнең яраклылык вакыты чыгу-чыкмауны ачыклау буенча тикшерү уздырылган. Кулланырга ярамаган 20 мең сумнан артыклык ашамлык юк ителгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250