Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә алкогольле эчемлекләрдән агуланып 8 кеше үлгән

Эчәк авыруларының артуы күзәтелә. Узган атнада республикада кискен эчәк инфекциясенең 294 очрагы теркәлгән.

Бу алдагы атна белән чагыштырганда 8,5 процентка артыграк, дип хәбәр итә Роспотребнадзор идарәсе. Тычкан чиренең дә 42 очрагы теркәлгән. Бу юлы исемлектә әлмәтлеләр юк. Үткән атнада теркәлгән 20 ВИЧ-инфекция очрагының 5 есе Әлмәт районына туры килә.
Алкоголь һәм составында спирт булган сыеклыклар белән агуланулар да дәвам итә. Ул барлык агулануларның 30,5 процентын алып тора. 12 очрак үлем белән тәмамланган. Әлмәттә мондый эчемлекләр эчеп агулану нәтиҗәсендә сигез кешенең гомере өзелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса