Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә акча өләшүчеләр дә хаталана

Әлмәт шәһәре прокуратурасы кайбер оешмаларның микрофинанслау эшчәнлегендә закон бозуларга тап булды.

Тикшерү барышында Ленин урамындагы «АктивФинанс-Челны» оешмасында хезмәт күрсәтү, ягъни кулланучылар кредиты бирүгә гаризалар кабул итү урыннарында, шул исәптән Интернет челтәрендә, кредитны бирү, файдалану һәм кайтару шартлары турында тулы булмаган мәгълүмат урнаштырылганлыгы ачыклана.

«Ломбард «Два Карата», «Ломбард «Инвест», «Ломбард Южный Экспресс», «ЛомбардЪ», «Первый Ломбард» ҖЧҖләрендә һәм «ГозЗайм» кредит кулланучылар кооперативында да шундый ук хилафлыклар табыла.

Әлмәт шәһәре прокуратурасы тикшерү нәтиҗәләре буенча әлеге оешмалар җитәкчеләренә күрсәтелгән җитешсезлекләрне бетерү һәм гаеплеләрне җавапка тарту турында күрсәтмә җибәрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса