Әлмәттә 7 яшьлек малай шырпы белән уйнаудан зыян күргән
Якшәмбе көнне кичен 65 нче янгын частена медсанчастька тәне пешкән баланы китерүләре турында хәбәр керә.
Баланың әти-әнисе хәмер кулланганнан соң изрәп китәләр, ә балалары күзәтүсез кала. Шулчак 2007 елгысы шырпы белән шаяра башлый һәм ялгыш янган шырпыны өс киеменә тидерә. Балага ут каба. Малайның тәне 45-50 процентлап пешә. Ул 2-3 нче пешү дәрәҗәсе белән хастаханәгә озатыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа