Әлмәттә 7 кешене эт тешләгән
Дүрт аяклы дуслар кешеләргә ташлануын дәвам итә.
Роспотребнадзор идарәсенең Әлмәт территориаль бүлегеннән алган мәгълүматларга караганда узган атнада 7 кешене эт тешләгән. Дүрт эт - сукбайлыкта йөрүче хайваннар.
ОРВИ буенча әлегә күтәрелеш күзәтелми, ул алдагы атна дәрәҗәсендә. Әлеге авыру диагнозы куелган 481 кешенең 359 ы - балалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа