Әлмәттә 7 кеше янып үлгән
Узган елны Әлмәт районында 167 янгын чыккан.
95 е - шәһәр эчендә, 72 се - районда. Аларда 7 кеше үлгән, 22 сенең сәламәтлегенә зыян килгән.
Узган еллар белән чагыштырганда янгыннар саны арткан, үлүчеләр дә. Күп очракта янгын чыгу сәбәпләре булып электр җиһазларын дөрес кулланмау, газ плитәләрендәге җитешсезлекләр тора. Шулай ук ут белән саксыз уйнау да янгын чыгуга сәбәпче була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа