Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә 7 чит ил кешесе җинаять җаваплылыгына тартылган

Терроризмга каршы ведомствоара комиссиянең утырышы булып узды. Полиция начальнигы урынбасары Олим Отакулов һәм күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге начальнигы Наил Әхмәтгәрәев комиссия тикшерүләрен бәян иттеләр.

Бүген Әлмәттә 2 аерата мөһим объект, куркыныч зур булмаган 13 һәм тормыш-яшәеш белән тәэмин итүче 8 объект исәпләнә. Сентябрь аенда үткәрелгән тикшерү вакытында җитешсезлекләр дә ачыкланган. Район башлыгы Мәҗит Салихов утырышта тиешле службалардан әлеге хилафлыкларны кичекмәстән бетерүләрен таләп итте.

Көн тәртибендәге икенче сорау миграция мәсьәләсенә багышланган иде.

Былның тугыз аенда миграция закончалыгын бозуның 1350 очрагы ачыкланган. 7 чит ил кешесе җинаять җаваплылыгына тартылган. Чит ил гражданнарын законсыз теркәүнең 23 факты күзәтелгән. Шуның 13 енә карата җинаять эше кузгатылган. Әлмәттә 191 дән артык, районда 49 чит ил кешесе законсыз теркәлгән булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса