Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә 63 яшьлек пенсионерны кыйнаган кеше тоткарланган

"Татнефть" ААҖ һәм Әлмәт шәһәре медсанчастеның нейрохирургия бүлегенә 10 апрельдә башы имгәнгән 63 яшьлек әлмәтле китерелгән иде.

Тикшерү барышында полиция хезмәткәрләре ир-атның моннан алдагы көндә генә чакырылмаган кунаклар компаниясендә спиртлы эчемлекләр эчүен ачыклый. Баксаң, аңа 34 яшьлек танышы дуслары белән килгән була. Ишекне озак шакыйлар алар. Фатир хуҗасы исерек ир-атларны кертәсе килмәгәнгә ишекне ачмый. Таныш аптырап тормый, фатирга балкон аша керә һәм үзенең шешәдәшләрен дә фатирга кертә. Кәеф-сафа корып утырганда пенсионер һәм яшьләр арасында бәхәс чыга. Кунак аның башына берничә тапкыр суга да иптәшләре белән чыгып китә. Бер күрше пенсионерның төне буе залында ут сүнмәвенә гаҗәпләнеп, ялгыз яшәүче пенсионерның хәлен белергә була. Ачык калдырылган ишектән кергән ханым кыйналган һәм канга баткан күршесенә "ашыгыч ярдәм" чакыра. Хәзерге вакытта әлеге җинаятьне кылуда гаепләнүчедән сорау алу бара. Аңа карата җинаять эше кузгатылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250