Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә 6 нчы маршрут ачылды

Пассажирлар ташу сыйфатын яхшырту максатларында «Әлмәт транспорт идарәсе» МУП троллейбус маршрутлары хәрәкәт схемасына бераз үзгәрешләр кертте.

2014 елның 1 декабреннән сынау шартларында яңа, 6 нчы маршрут ачылды. Ул «ТНГП» белән «Радиоприбор» заводы арасында йөри. 6 нчы маршрутта троллейбуслар хәрәкәте эш көннәрендә (дүшәмбедән җомгага кадәр) түбәндәге юнәлеш буенча тормышка ашырыла: ТНГП - Геофизическая - РТС - Герцен - Ленин - Төзүчеләр пр. - «Радиоприбор» һәм кирегә таба.

Эш көннәрендә 4 нче «РТС - Радиоприбор» маршруты буенча троллейбуслар хәрәкәте туктатылып тора.

Ял көннәрендә (шимбә, якшәмбе) троллейбуслар хәрәкәте гамәлдәге 4 нче «РТС - Радиоприбор» маршруты буенча тормышка ашырылачак.

Сорау зур булган очракта 6 нчы маршрут даимигә әйләнәчәк.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса