Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә 4800 дән артык чит ил кешесе теркәлгән

Әлмәт районы буенча УФМС бүлеге начальнигы Илдар Гобәев дүшәмбе киңәшмәсендә җиткергән мәгълүматларга караганда, 2015 елның беренче яртыеллыгында шәһәрдә 150 чит ил гражданы миграцион учетка куелган.

Аларның гомуми саны 4816 кеше тәшкил итә. Болар нигездә БДБ илләре вәкилләре. 30 кеше быел Россия гражданлыгы алган, 376 чит ил кешесе яшәүгә рөхсәт кәгазе белән яши. ФМС бүлеге миграция законнарын бозуларны кисәтү өлкәсендә зур эш алып бара. Агымдагы елның 6 аенда гына да 408 административ беркетмә төзелгән, ике миллионнан артык сумга штраф салынган. 700 мең сумга якыны түләтелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса