Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә 400 мең сум акча урлаучы тоткарланды

Әлмәттә "кайнар эзләр" буенча 400 мең сум күләмендә акча урлаучы тоткарланды.

Әлеге хәл Мәрҗани урамында була. Акча хуҗасын күптәнге танышы бер мизгелдә кыйный һәм барсеткасын тартып ала. Вакыйга урынына килгән тикшерү-оператив төркем шуны ачыклый: төнге 12.00 сәгатьләрдән соң әлеге ир-атка танышы шалтыратып, 40 мең сум бурычын кайтарырга теләвен әйтә һәм урамда очрашырга чакыра. Исерек хәлдә булуга да карамастан ир-ат ризалаша. Әмма үзе белән акчасы салынган барсеткасын ала, аның сүзләренә караганда, ул югалтудан куркып, акчасын һәрвакыт үзе белән йөртә. Күптән түгел зур булмаган бизнесын сатып, әлеге сумманы яңа эшкә җигәргә планлаштырган ир-ат күпме саклап йөртсә дә, бу төндә кыска гына вакытка булса да, акчасыннан колак кага шул. Тиз арада очрашуга килеп җиткән танышы аңа бурычын кайтару турында уйлап та карамый, йодрыкларын уйнатканнан соң, үзе баеп кайтып китә. Әмма "кайнар эзләр" буенча полиция вәкилләре 28 яшьлек беркайда да эшләмәүче егетне кабат "бөлгенлеккә" төшерә. Хәзерге вакытта РФ Җинаять Кодексының 161 нче маддәсе 2 нче кисәге буенча җинаять эше кузгатылган, тикшерү эшләре алып барыла.

Р.Мөхәммәтдинова

Әлмәт полиция бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса