Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә 3 яшь карак хөкем ителгән

Әлмәт шәһәре прокуратурасы хәбәр иткәнчә, шәһәр судында өч яшь кешегә карата хөкем карары чыгарылган.

19 июльдә 20 сәгатьтә өч яшь кеше 17 яшьлек Г., 17 яшьлек Н., 18 яшьлек З. алдан сөйләшенгән килеш кеше фатирына үтеп керәләр һәм компьютер мониторы, система блогы, сабвуфер белән тавыш көчәйткечләрен һәм алтын-көмеш бизәнү әйберләрен алып чыгалар. Бу гамәлләре белән алар хуҗа кешегә 22950 сумлык зыян салалар.

Моннан тыш, Г. 26 июль көнне төнге өчләр тирәсендә икенче бер заттан шалтыратып алырга дип телефон сорап тора һәм аны урлап кача. Нәтиҗәдә телефон хуҗасына 4649 сумлык зыян килә.

Шушы көннәрдә Әлмәт суды җинаять кылган егетләргә карата хөкем карары чыгарды. Г. 1 ел да 20 көнен төзәтү колониясендә үткәрәчәк. Н. Һәм З. 1 елга шартлы рәвештә ирекләреннән мәхрүм ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250