Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә 2013 ел йомгаклары буенча хәйриячеләрне хөрмәтләү булды

2013 елда Әлмәт муниципаль районында 460 миллион сумлык хәйрия ярдәме күрсәтелде. Район башлыгы Мәҗит Салихов катнашында гомумшәһәр планеркасында игелекле йөрәкләрнең исемнәре аталды.

"2013 ел хәйриячесе" дигән мактаулы исемгә түбәндәге җитәкчеләр лаек булды:

"Эре предприятиеләр" номинациясендә Рөстәм Хәлимов ("Елховнефть" идарәсе), Шабалин Олег ("СМП-Нефтегаз" ААҖ), Әхмәтҗанов Рөстәм ("Татинтек" ҖЧҖ);

"Урта предприятиеләр" номинациясендә Токарев Александр ("Әлмәт торба заводы" ААҖ), Әхмәтшин Марат ("Алсу" ҖЧҖ), Андроников Андрей ("Баулюкс" ҖЧҖ);

"Кече бизнес предприятиеләре" номинациясендә Вәлиев Илшат ("Әлмәт җибәрү-көйләү идарәсе" ЯАҖ), Галиев Минәхтәм ("Арслан" ҖЧҖ), Сирин Бәдретдинов ("Шифа" ҖЧҖ);

"Хәйрия фондлары" номинациясендә Комаров Фоат ("СМП-Нефтегаз" ААҖ каршындагы "ЯЗ" Татарстан төбәк җәмәгать хәйрия оешмасы), Хөснетдинова Ирина ("Счастливые истории" хәйрия фонды), Әбүбакиров Ришат ("Кайгырту" хәйрия фонды);

"Коммерция банклары" номинациясендә Гуменюк Валерий ("Зенит" банкының Әлмәт филиалы), Нуралиев Руслан ("Девон-Кредит" АБ ААҖ), Тишов Влалимир ("АКИБАНК" ААҖ филиалы);

"Физик зат" номинациясендә мактаулы исемгә Гайнетдинова Марина, Архипов Василий лаек булды.

"2013 ел хәйриячесе" дигән мәртәбәле исем лауреатлары Саченко Сергей ("Алнас" ААҖ), Кириченко Константин ("АПОПАТ" ААҖ), Әхмәтханов Азат ("Карат" ААҖ), Федоров Виталий (ИП "Федоров"), Мансуров Ринат ("Альком" ААҖ), Мокшин Владимир ("Техинком" ҖЧҖ), Камалова Рәшидә ("ЖЭУ №12" ҖЧҖ), Сафин Фоат ("Планета" ҖЧҖ) булды.

Әлмәт хәйриячеләренең игелекле эшләре республика дәрәҗәсендә дә югары бәяләнде. Март аенда "2013 ел хәйриячесе" дигән тантаналы чарада "Татнефть" ААҖ, "Әлмәт монтаж-көйләү идарәсе" ЯАҖ, "Алнас" ААҖ һ.б. җиңүче дип танылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса