Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә 17 яшьлек узышчының үлү факты буенча җинаять эше кузгатылды

Татарстанның Тикшерү комитеты "Һөнәри вазифаларын тиешенчә үтәмәү нәтиҗәсендә, саксызлык белән үлемгә китерү" маддәсе буенча җинаять эше кузгатты.

Кар чаналары кроссы буенча Россия чемпионатының беренче көне спортчының фаҗигале үлеме белән тәмамланган иде. Данил Лучин чанасында калкулыктан сикереп маневр ясаганда, транспорт кинәт алга капланган. Көтелмәгән хәлдән спортчы рулен җибәрә һәм җиргә егыла, чанасы аның өстенә ава. Нәтиҗәдә спортчының башы авыр имгәнеп, ул абыйсының кулында җан бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса