Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә 14 июльгә каршы төндә юл һәлакәте булды

Фәхретдин урамындагы 11 нче номерлы йорт тирәсендә "Дэу-Нексия" машинасын йөртүче юл йөрү кагыйдәләрен бозып, тизлекне дөрес сайламый, каршы хәрәкәт полосасына чыга һәм ВАЗ 21102 автомобиле белән бәрелешә.

"Дэу-Нексия" Тельман урамыннан Совет урамына таба хәрәкәт иткән. Автомобиль белән 1995 елгы йөртүче идарә иткән. Ә "ВАЗ"ның йөртүчесе 1991 елда туган.

"Дэу-Нексия"нең йөртүчесе алынган җәрәхәтләрдән җан биргән. ВАЗ-21202 йөртүчесе, 1992, 1993 нче елгы пассажирлар төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр белән медсанчастькә озатылганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса